Идел буе фронтирында Йосыф вә Зөләйха кыйссасы: империя һәм инкыйлабтан соңгы Россиядә җенси, дини һәм милли кемлек өчен көрәш

Агнес Нилүфәр Кефели

PhD, Аризона штаты университеты

«И Йосыф, мин сине сөйдем һәм күңелемне сиңа бирдем. Син миңа карамагач, мин Раббыма, Барлыкка Китерүчемә йөз тоттым... Ул мине синең белән кавыштырды, ә мин сине шулкадәр өзлеп сөям... Ничек инде мин Аңа коллык кылмыйм?»¹ Коръәндә искә алынган пәйгамбәр, Ягъкуб улы Йосыф турында XIV гасырда Насыйр әд-Дин әр-Рабгузи язган кыйссадан алынган бу кыска өзектә мәҗүси әгъвәче Зөләйханың Йосыфка тугры хатын, аның дин кардәше булып әверелүен тасвирлый. Асылда, аның мәхәббәт белдерүе тәүбә һәм шәһадәт булып та тора, чөнки Йосыфны кабул итеп, ул Йосыфның Аллаһы Тәгаләсен да кабул итә. Бөтен мөселман дөньясын сокландырган Йосыф вә Зөләйха кыйссасы күпдинле һәм күпмилләтле Идел буенда аеруча яшәүчән әсәр булып чыга: биредә кыйссаның төрле версияләрен күчереп язганнар, бастырганнар, җырлаганнар һәм сәхнәләштергәннәр². XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында рәсми рәвештә христиан дине өстенлек иткән дәүләттә төрле дини карашлар белән очрашкан Урта Идел халкы үзен бу кыйсса каһарманнары белән җиңел тәңгәлләштергән. Һәр дини төркем бу кыйссаны үзенчә бәян иткән. Күбрәк кешене исламга җәлеп итәргә өметләнгән традиционалист-мөселманнар Зөләйханың мәхәббәтенә һәм Йосыфның могҗизави көченә басым ясаганнар. Җәдитчеләр исә, киресенчә, мәхәббәт тарихын да, могҗизаларны да икенче планга күчереп, Йосыф кыйссасын әхлак, үз-үзеңне камилләштерү һәм тәрәккыять (прогресс) хакындагы гыйбрәтле хикәя итеп күргәннәр. Ниһаять, православие христианнары — җирле халыклар да, аларны якларга омтылган рус миссионерлары да — Иске Гаһеттән һәм христиан традициясеннән алынган Иосиф версиясен мөселман «хорафатларыннан» өстенрәк альтернатива буларак тәкъдим иткәннәр.

Бу мәкаләдә, мин күпсанлы рус, татар һәм Урта Азия чыганакларына таянып, төрле аудиторияләрнең үз дини чикләрен урнаштыру яисә киңәйтү, шулай ук колонизация китереп чыгарган эчке бүленешләрне хәл итү максатларыннан чыгып, бу традицион риваятьне ничек тыңлаганын, укыганын, кулланганын һәм тәфсир кылганын (аңлатканын) тикшерәм. Мәкалә дин алмаштыру күренешенә катлаулырак караш тәкъдим итә, яңа — һәм дини, һәм милли — җәмгыятьләрне булдыруда һәм саклап тотуда мифлар һәм символлар тудырып торган мәдәни факторның мөһимлеген раслый. Моннан тыш, мин дини текстларда хатын-кызларның бәхәсле ролен тикшерәм һәм аларның ислам гыйлемен таратуда, яңа дини чикләрне билгеләүдәге актив катнашын яктыртам.

1556 нчы елга Мәскәү дәүләте Идел буендагы Казан һәм Әстерхан ханлыкларын яулап алса да, XIX гасыр башына кадәр бу төбәк күп җәһәттән фронтир зонасы булып калган³. Идел буендагы шактый күп милли азчылыклар — татарлар, чирмешләр (марилар), чуашлар, башкортлар, арлар (удмуртлар) һәм калмыклар — рус теленнән үзгә телләрдә сөйләшкән һәм православиедән тыш, башка диннәрне тоткан. Керәшеннәр («крещеные» сүзеннән) дип йөртелгән татарларның зур гына бер төркеме православие динен кабул итсә дә, төрки телле татарлар һәм башкортларның төп өлеше мөселман булып калган. Чуаш, удмурт һәм мариларның күбесе рәсми рәвештә православиегә күчсә дә, шактый өлеше борынгы мәҗүси (анимистик) ышануларына тугры калган, ә кайберләре христианлыкка кадәрге дини йолаларны православие гыйбадәтләре белән бергә үтәп барган. Әмма православие руханиларын барыннан да бигрәк төбәктәге хәрәкәтчән мөселман миссионерлык челтәре борчыган; әлеге челтәр күчмә суфи шәехләр, һөнәрчеләр, мөгаллимә-абыстайлар һәм сәяхәт итүче шәкертләрдән торган. 1800 нче елга әлеге челтәрнең киңәюе нәтиҗәсендә төбәктәге күп кенә рус булмаган христиан һәм мәҗүси азчылыклар ислам динен кабул итә башлаган. Бер-бер артлы кабатланган массакүләм «диннән читләшү» (Россия империясенең юридик телендә — «отпадение») дулкыннары барышында керәшеннәр авыл-авыллап исламга күчкән, мөселман булулары рәсми рәвештә танылсын, дип, патшага үтенечләр юллый торган булган. Бу күчешләрдән хафага төшкән православие миссионерлары һәм империя түрәләре әлеге хәрәкәтләрне тикшереп, нәтиҗәләрне теркәп барган. Бүген бу кадерле язмалар мөселман татарларының үз диннәрен тарату юлларын, аеруча белем бирү методикаларын ачыклый. Керәшеннәр арасындагы уңышлар күрсәткәнчә, XIX гасыр урталарына мөселманнарның башлангыч мәгариф системасы яхшы үсеш алган һәм шактый динамик булган, ә аның нигезендә могҗизаларга аерым әһәмият биргән мөселман традициясе яткан. Пәйгамбәрләр турындагы суфи кыйссалары, аеруча Йосыф кыйссасы, «диннән читләшү» хәрәкәтендә һәм Идел буенда дини кемлекне билгеләү яки яңадан урнаштыру өчен көрәштә төп рольне уйнаган. Хәзерге Татарстанда милли мөселман кемлеге тарафдарлары мөселманнар һәм мөселман булмаганнар, татарлар һәм руслар арасындагы чикләрне торгызу омтылышларында янәдән бу хикәятләргә мөрәҗәгать итәләр.

Библиядәге патриарх һәм Коръәндәге пәйгамбәр Йосыф һәм аның хатыны Зөләйха кыйссасы, христианнар һәм мөселманнар тарафыннан күптөрле версияләрдә сөйләнеп, дини, милли һәм җенси кемлек өчен көрәшнең мәгънәләр чишмәсенә әверелгән. Традиционалист мөселманнар да, җәдитчеләр дә, шулай ук рус православие миссионерлары да бу текстка дөрес аңлатмалар бирергә омтылганнар. Кыйссаның традиционалист мөселман версияләре пәйгамбәрнең могҗизави көченә, Йосыф белән аның әгъвәчесе Зөләйха арасындагы мәхәббәт тарихына басым ясаган. Чит динле империядә уңышка ирешкән каһарман турындагы бу риваять Россия мөселманнары һәм шулай ук ислам динен кабул итәргә теләк белдерүчеләр өчен үрнәк (парадигма) булып торган. Йосыф пәйгамбәр образы мөселманнарны аларның дине илаһи, могҗизави көчкә ия булуына ышандырса, тәкъдирдә хәлиткеч роль уйнаган хатын-кыз — Зөләйха образы — ир-атларның да, хатын-кызларның да Аллаһ каршында мөһим җаваплылык тотуын күрсәткән.

Кыйссаны бөтен мөселман дөньясында шулкадәр популяр иткән нәкъ менә шушы сыйфатлар — драматик могҗизалар һәм хатын-кыз хиссилеге — күбрәк акылга таянырга һәм дөньяви белем алырга чакырган модернист мөселманнарны (җәдитчеләрне) уңайсыз хәлгә куя башлаган. 1890 нчы еллардан башлап, модернистлар, могҗизаларга караганда әхлак һәм иҗтимагый үсешкә өстенлек биреп, Йосыф кыйссасын яңача яза башлаганнар. Шушы сәбәп аркасында җәдитчеләр еш кына әхлакый яктан каршылыклы Зөләйханы хикәядән бөтенләй төшереп калдырганнар. Әмма кайбер очракларда социалист-революционер Гаяз Исхакый (1878–1954) кебек җәдитчеләр, җәмгыять бердәмлеге турында радикаль милли идеяләрен җиткерү өчен, нәкъ менә хатын-кыз образына мөрәҗәгать иткәннәр. 1917 нче елда беренче тапкыр сәхнәләштерелгән «Зөләйха» пьесасында Исхакый бу кыйссаны татарлар арасында милли һәм дини бердәмлеккә чакыру итеп үзгәртеп язган.

Православие чиркәве өчен пәйгамбәрләр турындагы мөселман риваятьләре, аеруча Йосыф кебек Библиядә искә алынган шәхесләр турындагылары, христиан хакыйкатен бозып күрсәтүче хикәяләр булып тоелган. Николай Ильминский (1822–1891) һәм Евфимий Малов (1835–1918) кебек галим-миссионерлар, шулай ук Казан рухи академиясе студентлары өчен бу суфи хикәятләре хаталар, әдәпсез детальләр һәм мәгънәсез могҗизалар белән тулы булган. Әдәби һәм тарихи тәнкыйть алымнарына таянып, әлеге миссионерлар, дәүләт чиркәвенең өстенлеген исбатларга һәм рус булмаган христианнарның православиедән читләшүен кисәтергә омтылып, суфи риваятьләрен кискен тәнкыйть утына тотканнар. Алар халык динилегенең барлык күренешләренә, шул исәптән христианлыкның еретик формаларына да шикләнеп караганнар, акыл һәм мәгърифәт аларның паствасын (җәмәгатен) агартыр дип өметләнгәннәр. Аларның бәяләмәсе буенча, халык тоткан ислам, нәкъ халык христианлыгы (үз эченә иске йолачылык һәм хлыстчылык кебек «зыянлы» секталарны алган христианлык) кебек үк, җәлеп итүчән, ләкин иҗтимагый яктан һәлакәтле, ялган вәгъдәләр биргән дин булган. Алар фикеренчә, бу ялганны бары тик акылга һәм илаһи вәхигә нигезләнгән бердәнбер хак дин буенча белем таратып кына җиңеп булган.

XIX гасырга кадәр Йосыф кыйссасы Урта Идел буенда руслар арасында да, колонизацияләнгән азчылыклар арасында да иң популяр кыйссаларның берсе булган. Миссионер Малов искә төшергәнчә, ул култык астына китап кыстырып авылларга барган саен, мөселман балалары аның янына йөгереп килеп: «Йосыф турында укырга» сорый торган булганнар. Бу кыйссаның балалар арасында популяр булуы гаҗәп түгел, чөнки анда маҗаралы романның барлык элементлары да бар: гаилә хыянәте, чит илгә сөрген, вәсвәсә, могҗиза, тормышка аша торган төшләр, амбицияләр һәм, әлбәттә, явызлыкны җиңү. Библиянең Яратылыш китабында да, Коръәндә дә Йосыф атасы Ягъкубның сөекле улы буларак тасвирлана. Әмма абыйлары, көнләшеп, аны Мисырга коллыкка саталар, һәм анда аны фиргавеннең баш вәзире Потифар сатып ала. Потифарның хатыны — Библиядә һәм Коръәндә исеме телгә алынмаган, ләкин ислам һәм яһүдләрнең аггада әдәбиятында Зөләйха дип йөртелгән зат — чибәр Йосыфны юлдан яздырырга тырыша, әмма Йосыф аңа бирешми. Үч итеп, хатын аңа яла яга, көчләргә маташуда гаепли, һәм Потифар Йосыфны зинданга ташлый. Күп еллар үткәч, Йосыфның төш юрау сәләте турындагы хәбәрләр фиргавеннең үзенә барып ирешә. Йосыф азат ителә һәм бөек вәзир дәрәҗәсенә күтәрелә¹⁰.

XVI гасырда Россия хакимиятендә калган Идел буе татарлары өчен бу кыйсса, мөгаен, аерым мәгънәгә ия булгандыр, чөнки ул мөселман булмаган дәүләттә яшәүче мөселманнар өчен үз-үзеңне тоту үрнәген тәкъдим иткән. Чит диндәгеләр илендә яшәгән Йосыф та үз динен тоткан — хәтта зинданда да — вәгазьләвен дәвам иткән һәм, ахыр чиктә, уңышка ирешкән.

Татарларның православиегә күчүе 1552 нче елда, Явыз Иван Казанны яулап алгач башлана һәм XVIII гасырда, дәүләт чиркәвенең миссионерлык эшчәнлеге яңа көч алгач, кабат активлаша. Бу чукындыруларның көчләп башкарылу-башкарылмавы — галимнәр арасында әле дә бәхәсле мәсьәлә. Берәүләр салымнардан һәм рекрут хезмәтеннән азат ителү кебек матди өстенлекләр (имтиязлар) хакына чукынган булырга мөмкин, башкалар — шәригать (ислам кануннары) буенча биреләчәк җәзадан котылу өчен¹¹. Шәҗәрәләр һәм авыл риваятьләре җирле халыкларның бик хәрәкәтчән (мобиль) булуын дәлилли: күпләр туган авылларын ташлап киткәнлектән, рус православлары һәм башка чукынган халыклар арасында эшләгәнлектән, яисә төрки яки фин-угор чыгышлы чукынган хатын-кызларга өйләнгәнлектән генә чукынган булырга мөмкин¹².

Әмма Александр Беннигсен һәм кайбер башка галимнәр, җәдитче тарихчыларның «татарлар табигате белән мөселман» дигән карашына таянып, XVI һәм XVIII гасырлардагы дин алыштырулар эчке инану аркасында түгел, ә исәп-хисап йөзеннән — мәҗбүри яисә ихлассыз рәвештә — башкарылган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу караш буенча, татар христианнары җәмгыяте беркайчан да үзенең яшерен мөселман асылын югалтмаган. Дәлил буларак, алар 1800 нче елдан башлап хөкүмәткә үзләрен рәсми рәвештә мөселман дип тануны сорап үтенечләр яза башлаган керәшен авылларына ишарәлиләр. Үзләренең коллектив гаризаларында бу «отпадниклар» еш кына үзләренең беркайчан да христиан булмауларын раслаганнар¹³.

Беннигсенның «керәшеннәр һәрвакыт яшерен мөселман булып калган» дигән нәтиҗәсе чагыштырмача киң таралган фикергә әверелде. Асылда, бу көнбатыш һәм совет галимнәренең империягә «халыклар төрмәсе» буларак карашына, шулай ук секуляристларның прозелитизмны өнәмәвенә һәм колониализмны тәнкыйтьләү модасына туры килә иде. Бүген дә көнбатыш һәм татар тарихчылары керәшеннәрне беркайчан да чын христиан булмаган итеп сурәтләүне дәвам итә; алар эзәрлекләүләрдән качу яки ниндидер файда алу өчен генә шул рольне уйнаган, дигән фикерләр һаман да яңгырый¹⁴.

Чынлыкта исә хәл күпкә катлаулырак булган: керәшеннәр яшерен мөселманнар да, ялган христианнар да булмаган. Алар дини гибридлык (катнаш дини мохит) шартларында яшәгән, исламның да, православиеның да дини мәдәниятен үзләштергән, шул ук вакытта ата-бабалар әрвахларын олылауны дәвам иткән¹⁵. Тагын да мөһимрәге, керәшен җәмгыяте җитмеш еллык дини эзәрлекләүләрне генә түгел, ә якынча егерме еллык дини ирек чорын да кичерде — Беннигсен фаразларына ышансак, бу чорда аларның барысы да исламга кире кайтырга тиеш иде. Шулай да, руслаштыруга да, исламлаштыруга да каршы тора алган православие татарлары җәмгыяте бүген дә яшәвен дәвам итә. Аларның сакланып калу факты үзе үк күп кенә керәшеннәрнең яшерен мөселман булмавын, ә үзләрен чын христиан дип санавын исбатлый¹⁶.

Шуңа күрә, XIX гасырдагы массакүләм диннән читләшүләрне бары тик исламга «кире кайту» дип кенә түгел, ә мөселман җәмгыятен киңәйтүгә юнәлтелгән киң колачлы миссионерлык эшчәнлеге нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Хәтта XVI гасырда да Казан татарлары тулысынча исламлашмаган булган; ислам нигездә шәһәр дине дип саналган һәм рус яулавыннан соңгы чорга кадәр авыл җирлегенә тирән үтеп кермәгән, бары тик XVIII гасырның соңгы чирегендә генә чынлап ныгый башлаган. Бу ныгу суфиларның эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә торган¹⁷. Михаэль Кемпер һәм Аллен Франкның соңгы хезмәтләре ярдәмендә без хәзер бу суфи тәрикатьләренең эшчәнлеге турында күп беләбез¹⁸. Бу мистиклар пәйгамбәрләр турындагы Урта гасыр төрки кыйссаларын алып, Үзәк Россия буйлап гизгәннәр: алар бу әсәрләрне дини бәйрәмнәрдә көйләп укыган, халыкка сөйләгән яисә авыл мәдрәсәләрендә өйрәткән. Йосыф кыйссасын да үз эченә алган бу могҗизалы һәм бай образлы кыйссалар мөселманнарга чит дин мохитендә үз-үзләрен тоту үрнәкләрен (модельләрен) тәкъдим иткән һәм башка кешеләрне исламга күчерү өчен мәдәни сценарийлар биргән. Бу исә, православие чиркәвеннән читләшүнең канун тарафыннан тыелуына карамастан, күп кенә авыл халкын исламга җәлеп итәргә ярдәм иткән. 1905 нче елга кадәр ислам кабул итәргә теләгән православие христианнары моны рәсми рәвештә башкара алмаган, ә христианнар арасында вәгазь сөйләргә омтылган мөселманнарга Себергә сөрген куркынычы янаган. Шуңа да карамастан, XIX гасыр дәвамында керәшен халкының яртысы диярлек үзләрен мөселман дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән — бу сан суфи миссионерларының һәм алар тараткан пәйгамбәрләр турындагы популяр кыйссаларның нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Зөләйха һәм Идел буенда хатын-кыз роле

Православие миссионеры өчен дә, мөселман-модернист (җәдитче) өчен дә пәйгамбәрләр турындагы кыйссалар аеруча кискен бәхәс тудырган, чөнки алар мөслимәләрнең дини кемлеген формалаштыруда зур урын тоткан. Йосыф, Әюб, Сөләйман һәм Мөхәммәд пәйгамбәрләр турындагы кыйссаларда хатын-кызлар мөһим роль уйный — алар бары тик ана һәм хатын буларак кына түгел, ә мөгаллимә, миссионер, вәгазьче һәм үрнәк мөэминә буларак та сурәтләнә. Балаларының никахларын оештырган, яшерен Коръән мәктәпләрен җитәкләгән һәм чукынган татарларны исламга кайтару өчен миссионерлык челтәрләре төзегән «отпадник» хатын-кызлар яшәгән Урта Идел буенда бу кыйссалар Аллаһ юлында хезмәт итү өчен үрнәк, мәдәни сценарий буларак кабул ителгән. Казан губернасында иген уңышы түбән булу сәбәпле, күп кенә керәшен крестьяннары татар һәм башкорт җирләренә читкә китеп кәсеп иткәннәр, өйләренә бары тик язгы чәчү һәм җәйге урак өстенә генә кайтып йөргәннәр. Бу хәл хатын-кызларга, аеруча даими указлы мулла булмаган шартларда, балаларының рухи тәрбиясе өлкәсендә зур җаваплылык биргән. Хатын-кызлар көчне кыйссалар эчтәлегендә генә түгел, ә аларны тапшыру рәвешендә дә тапканнар: алар бу әсәрләрне ятлап, дини бәйрәмнәрдә мөнәҗәтләр (рифмалы һәм көйләп укыла торган догалар) рәвешендә башкарып, бу текстларның авылларда берөзлексез таралып торуын тәэмин иткән¹⁹.

Әмма хатын-кыз йогынтысының моның кадәр көчәюе Идел буенда хатын-кызларның ролен башкача билгеләргә омтылган православие миссионерларында куркыныч тудырган. Рус миссионерлары, урта хәлле крестьян гаиләсендә нәкъ менә хатын-кызлар исламны иң тирән белүчеләр, дип, борчылып билгеләп үткәннәр. Кәсепчелек сәбәпле гыйлем эстәүне туктатып торырга мәҗбүр булган ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызлар исламны даими рәвештә өйрәнә алган; ирләре надан калганда, аларның күбесе укырга да өйрәнгән²⁰. Чиркәү күзлегеннән караганда, бу ислам белеме хатын-кызларны наданлык богавында тотуга гына хезмәт иткән. Чиркәү исламдагы патриархаль тәртипләргә аеруча нык һөҗүм иткән һәм бары тик христианлыкны кабул итү генә мөселман хатын-кызларын ирләре һәм аталары коллыгыннан азат итә ала дип белдергән²¹.

Модернист-җәдитчеләр дә вәзгыятькә тәнкыйть күзлегеннән караган һәм мөселман хатын-кызларын аларны бикләп, көчсез калдырган традицион чикләүләрдән азат итәргә омтылган²². Шушы максаттан алар исламны «халык хорафатларыннан» чистартырга, аңлаешлылыкка, Көнбатыш һәм рус фикеренә таянган дин булдырырга теләгәннәр. Әмма, парадоксаль рәвештә, исламны пәйгамбәрләр турындагы фантастик, могҗизави хикәятләрдән азат итү омтылышында җәдитчеләр еш кына көчле хатын-кыз образларының, аерым алганда Зөләйханың ролен түбәнсеткәннәр. Мәсәлән, яңа дәреслектә Йосыф кыйссасын аңлатканда, җәдитче Фатих Кәрими (1870–1937) Зөләйханы бары тик кыскача гына телгә алган: башта Йосыфның төрмәгә эләгүенә сәбәпче булган әгъвәче буларак, ә аннары — аның үзгәрүенә бернинди аңлатма бирмичә — Йосыфның хатыны буларак. Ул борыңгы төрки һәм фарсы хикәятчеләрен шулкадәр сокландырган мавыктыргыч мәхәббәт тарихын төшереп калдырган һәм кыйссаны ир-ат пәйгамбәрнең «тәрбия романы» итеп кенә калдырган. Традиционалистлар һәрвакыт кыйссаның күптөрле альтернатив версияләрен тәкъдим иткән һәм тыңлаучыларны үзләрен Йосыф белән дә, Зөләйха белән дә тиңләштерергә дәртләндергән булса, модернистлар бердәм, ике төрле аңлап булмый торган сюжет сызыгына өстенлек биргәннәр һәм аудиториянең үзләрен бары тик төп ир-ат каһарман белән генә тиңләштерүен таләп иткәннәр²³.

Модернистларның тәнкыйтенә карамастан, Урта гасыр төрки пәйгамбәрләр кыйссалары XIX гасырда крестьяннар өчен ислам гыйлеменең төп өлешен тәшкил иткән, күп кенә җәдитчеләрнең балачак күзаллауларын һәм дөньяга карашын формалаштырган. Шуңа күрә бу кыйссаларның Евразияне өйрәнү өлкәсендә аз игътибар җәлеп итүе гаҗәпкә калдыра²⁴. Россия империясендә мөселман кемлеген коруга һәм тикшерүгә багышланган элеккеге фәнни хезмәтләрдә Эчке эшләр министрлыгы, Изге Синод һәм башка империя учреждениеләрендә теркәлгән дин алыштыруның хокукый якларына гына игътибар бирелде²⁵. Җирле тарихны һәм җирле галимнәр яки голәмәләрнең дини бәхәсләрен өйрәнүче тарихчылар исә башка төрле кулъязмаларга мөрәҗәгать итте²⁶. Бу чыганаклар, кыйммәтле булсалар да, Россия империясенең гади мөселманнары, югары даирә имамнары җәлеп ителгән мөнәсәбәтләрнең бөтен катлаулылыгын колачлый алмый. Татар мөселманнары һәм аларның керәшен, мари, удмурт яки чуашлар арасыннан ислам кабул иткән кардәшләре өчен XIX гасырда Урта гасыр дини фольклоры алыштыргысыз корал булган. Күпсанлы кыйссалар гыйбадәтле тормышның төрле үрнәкләрен, дингә өндәүнең мәдәни сценарийларын һәм мөселман булмаган мохиттә яшәү модельләрен тәкъдим иткән. Бу кыйссаларның полифониясе иҗади интерпретациягә мөмкинлекләр ачкан һәм мөһим мәсьәләләрне, шул исәптән хатын-кызларның ролен һәм христиан хакимиятендә ислам кемлеген тирәнрәк ачарга ярдәм иткән²⁷.

«Кыйсса-и Йосыф» («Йосыф кыйссасы») Йосыф һәм Зөләйха тарихының XIII гасырда шагыйрь Кол Гали (якынча 1183 елда туган) тарафыннан кыпчак-угыз төрки телендә язылган популяр эшкәртмәсе дип санала²⁸. Язылган чорыннан алып XIX гасыр ахырына кадәр бу кыйсса Россиядән Кытайга кадәр сузылган Бөек Ефәк юлында чын мәгънәсендә «бестселлер» булып торган; поплулярлык буенча аңа бары тик XIV гасыр башында Урта Азиядә казый булып хезмәт иткән Насир әд-Дин әр-Рабгузи тарафыннан Көнчыгыш Хәрәзем төрки телендә төзелгән һәм шул ук мәшһүр тарихны үз эченә алган «Кыйсас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») китабы гына тиңләшә алган²⁹. Үзенең кереш сүзендә Рабгузи Йосыфның сынауларын Коръән кыйссаларының иң мавыктыргычы дип атаган³⁰. Зыялы элитадан алып крестьяннарга кадәр һәркем бу китапны өйдә һәм мәктәпләрдә укыган, ятлаган һәм бер-берсенә сөйләгән. Хәтта большевиклар инкыйлабыннан соң да, 1970 нче елларга кадәр татар авылларында өлкән яшьтәгеләр Казан университеты студентлары башкаруында Йосыф кыйссасын ишетеп, аны хәзерге татар теленнән шактый аермалы булуына карамастан, таный алганнар³¹.

Мөселман булмаган русларның да Йосыф турында үз риваятьләре булган. «Иосиф Прекрасный» («Гүзәл Йосыф») — «рухи шигырьләр» формасындагы хикәя — монастырьдан монастырьга йөрүче зиярәтче һәм хәерчеләр тарафыннан даими рәвештә башкарылган. Әмма руслар өчен бу тарих татарларныкыннан үзгә мәгънәгә ия булган. Христианнар өчен Йосыф Гайсә (Иисус) прообразы саналган: икесе дә вәсвәсәләргә бирешмичә, ялган гаепләүләргә дучар булган; икесе дә үз халкын коткарган. Мөселманнар өчен исә Йосыф Мөхәммәд пәйгамбәрнең прообразы булып торган: икесе дә яшьли ятим калган; икесе дә потларга табынучы мәҗүсиләргә хак дин алып килгән; икесе дә халыкларның бөек хакимнәре булып киткән; һәм икесе дә үзләренең искиткеч тән һәм рух гүзәллеге белән дан тоткан. Бу версияләрдә шактый зур сюжет аермалары күзәтелә. Әгәр Библиянең Яратылыш китабында һәм рус дини халык җырларында Йосыф үз хуҗасының хатыны белән түшәк уртаклашудан үз ирке белән баш тартса, Коръәндә Йосыф гөнаһтан бары тик илаһи катнашу (Раббысы ярдәме) нәтиҗәсендә генә котылып кала³². Мөселман мөфәссирләре (шул исәптән Рабгузи) раславынча, Йосыф чынлыкта Потифар хатынына карата көчле шәһвәт хисен кичергән, чөнки хатынның гүзәллеге Йосыфныкыннан гына калышкан³³. Христиан руханилары исә, киресенчә, Гайсә (Иисус) белән параллель үткәрү өчен, Йосыфның сафлыгына басым ясаган. Рабгузи һәм башкалар Йосыфны хатын-кызларга мәхәббәте көчле булган Мөхәммәд пәйгамбәр белән янәшә куйган. Пәйгамбәрнең үзе әйткәнчә: «Бу дөньяда өч нәрсә миңа сөекле ителде: беренчедән, хуш исле әйберләр; аннары [хак диндәге] хатын-кызлар; һәм, өченчедән, намаз». Бөек Әндәлүс суфие Ибн Гарәби (1165–1240) «Мәккә ачышлары» («Әл-Фүтүһат әл-Мәккийә») хезмәтендә нәкъ менә шушы хәдис сүзләрен китереп, хатын-кызлар Аллаһ юлында киртә түгел, ә киресенчә, бу юлның зарур сыйфатлары булуын дәлилләгән. Хатын-кызны сөю — Аллаһны сөю дигән сүз булган³⁴.

Йосыф кыйссасының Библия һәм Коръән тәфсирләрендә бөтен гаеп Потифар хатынына йөкләнә, һәм ул хикәядән бик тиз юкка чыга. Әмма Рабгузи һәм Кол Гали эшкәртмәләрендә Зөләйха вакыйгалар үзәгендә кала бирә³⁵. Рабгузи раславынча, Йосыфның Мисырга китерелүенең бердәнбер сәбәбе — мәҗүси Зөләйханы исламга күндерү һәм шул сынаулар аша пәйгамбәр булып китү³⁶. Төрки һәм фарсы әдәбиятында (Коръәндә яки пәйгамбәрләр турындагы гарәп кыйссаларында булмаса да) Йосыф белән Зөләйха, ахыр чиктә, үзләренең тәнсез рухи-мистик кавышуларына параллель рәвештә, чынбарлыкта да җенси мәгънәдә кушылалар³⁷.

Зөләйха образына карата мондый уңай мөнәсәбәт татар хатын-кызлары арасында Йосыф кыйссасына уңыш казандырган; алар яшьтән үк Кол Гали поэмасын дини бәйрәмнәрдә һәм өйләрдәге кичке утырышларда көйләп укырга өйрәнгән. Башкорт шагыйре Сәйфи Кудашның (1894–1993) әнисе укый-яза белмәсә дә, Кол Гали поэмасын шулкадәр яхшы белгән ки, хәтта балалары кыйссаны яттан сөйләгәндә, аларны төзәтә алган³⁸. Хатын-кызлар Йосыф тарихын бәрәкәт китерүче чара буларак та кулланган. Кыз бала кияүгә чыкканда, Кол Галинең Йосыф китабын чигүле сөлгегә төреп, бирнә сандыгы төбенә салу гадәте булган. Яһүд һәм ислам традицияләрендә дә Йосыф нәсел бирүчәнлек символы саналган, һәм китап яшерен көчкә ия булып, кызга бәхет һәм никах ныклыгын тәэмин итә дип ышанылган³⁹. Әйтергә кирәк, бу йола XIII гасыр фарсы фәлсәфәчесе Насир әд-Дин Тусига (1201–1273/74) ошап бетмәс иде, чөнки ул, төрле хәдисләргә таянып, «хатын-кызларга Коръәндәге Йосыф тарихын уку тыела, чөнки бу аларны зинага этәрә», дип раслаган⁴⁰.

Үз әсәрендә бу көчле хатын-кыз образларын тудыруга карамастан, Рабгузи үзе хатын-кызларны ир-атлардан кимрәк дип санаган иртә суфичылык карашында торган⁴¹. Ул Аллаһы Тәгаләгә «безне ир-ат итеп бар кылганы» өчен шөкер иткән һәм хатын-кыз мәкерлеген шайтан мәкереннән куркынычрак дип санаган⁴². Коръәндә җәннәттән чыгарылу аятьләрендә Хәүва (Һава / Ева) исеме телгә алынмаса да, Рабгузиның әсәре, иртә гарәп риваятьләрен кабатлап, бу вакыйга өчен бөтен җаваплылыкны аңа йөкли. Хатын-кыз йөрәге ир-атныкыннан йомшаграк, дип раслый Рабгузи, шуңа күрә шайтан вәсвәсәсенә тизрәк бирешә. Аның ышануынча, буйсынмаучанлык нәтиҗәсендә хатын-кыз Кыямәт көненә кадәр нәҗес булып саналган күрем (хәез) каны белән җәзаланган⁴³. Йосыф кыйссасының беренче битләрендә Рабгузи Зөләйханың мәхәббәтен зина омтылышы һәм хәрам гамәл итеп сурәтли. Зөләйханың иренә хыянәте аеруча рәхимсез булып күренә, чөнки Рабгузи аның ирен тәкъва мисыр кешесе итеп тасвирлый: ул фиргавенгә бары тик үз динен ирекле тотарга мөмкинлек биргәне өчен генә хезмәт итә. Зөләйха Йосыфны теләсә дә, ул аны чынлап яратмый; ул аңа яла ягып, зинданга озата⁴⁴. Шулай итеп, бу кыйсса иртә гарәп версияләре — тәфсирләр һәм Габбәсиләр чорында Ибн Җәрир әт-Тәбари язган «Пәйгамбәрләр һәм патшалар тарихы» белән аваздаш, аларда Потифарның хатыны бары тик вәсвәсә чыганагы, хатын-кыз мәкерлеге һәм тыелгысыз җенси теләк символы буларак кына сурәтләнә⁴⁵.

Йосыф турындагы төрки тарихларда ир-ат өстенлеге расланса да, Рабгузи да, Кол Гали дә хатын-кыз аудиториясен җәлеп иткән. Кол Галинең Зөләйхасы, Рабгузиныкыннан аермалы буларак, үзенең тыелгысыз нәфесе өчен җаваплы түгел; аның Йосыф матурлыгына гашыйк булуы әле бала чагында күргән илаһи төштән килә. Бу версиядә аның Потифар белән никахы да гамәлгә ашмаган санала: Аллаһы Тәгалә иренең түшәгенә хатын-кыз кыяфәтендәге бер җенне салган. Рабгузида Зөләйханың тасвирламасы Библия һәм Коръәндәгегә якынрак булса да (анда ул төштән газапланучы гаепсез бала итеп түгел, ә «яман гамәлләрен барлык вәгазьчеләр искә алачак» хәйләкәр хатын итеп сурәтләнә), Рабгузи аны ахыр чиктә Йосыфка булган мәхәббәте өчен аклый. Аның йөрәгенә шайтан түгел, ә нәкъ менә Аллаһ тәэсир иткән, дип йомгаклый Рабгузи⁴⁶. Хәтта гөнаһ кылган мизгелләрдә дә Рабгузиның Зөләйхасы өметсез саф мәхәббәте турында матур-матур гарәп һәм төрки шигырьләр сөйли. Дастаннарда һәм мәхәббәт хатларында үсеш алган бу шигъри традиция яшьләрнең бер-берсенә хисләрен белдерү һәм ир белән хатынның бер-берсенә тугрылыгын раслау өчен кулланылган⁴⁷. Рабгузи кыйссаның соңгы битләрендә Зөләйханың ире кәфер булуын (алдарак әйтелгәнчә, мөэмин копт / кобтый түгел) һәм, иң мөһиме, ул ирнең җенси көче булмавын ачыклана. Аллаһы Тәгалә Зөләйханың гыйффәтлелеген саклау өчен арыслан сурәтендәге фәрештәләр җибәргән, чөнки ул баштан ук Йосыфка вәгъдә ителгән булган⁴⁸.

Кол Гали поэмасында да, Рабгузи әсәрендә дә Зөләйха, күпчелек халык мәҗүси булган мохиттә, суфичылык юлын үтүнең искиткеч үрнәге булып тора. Кол Гали Зөләйханың хак дингә килүен озакка сузылган, акрын, әмма ахыр чиктә тантаналы җиңү белән тәмамланучы процесс итеп сурәтли. Йосыфны юлдан яздыру өчен потлардан ярдәм сораганда, аның мәхәббәте җавапсыз кала, һәм җәза буларак, ул сукыр карчыкка әверелә. Потларын җимереп, аларны бизәп торган җәүһәрләрне таратып бетергәч, Йосыфка: «Гуаһлык бирәмен, Аллаһтан башка илаһ юк, Йосыф аның пәйгамбәре», — дип (шәһадәт кәлимәсен хәтерләткән) шаһитлык китергәч кенә, аңа яшьлеге һәм матурлыгы кире кайта. Йосыф аңа өйләнә, һәм алар унике балага ата-ана булу бәхетенә ирешәләр⁴⁹. Кол Гали раславынча, Зөләйха никах һәм ана булу бәхетенә бары тик Аллаһның берлеген таныганнан соң гына ирешә алган. Мәҗүси чагында аның Йосыфка карата хисләре бары тик нәфес теләге генә булган. Аллаһ биргән канунга — шәригатькә иярергә карар кылгач, ул тәрикать юлына баса һәм суфичылык баскычларын (тәүбә, тыелу, фәкыйрьлек, сабырлык, мәхәббәт һәм куркуны) уза. Йосыф белән яңадан очрашканда, ул үз йөрәген инде Хак Тәгаләне сөюгә багышлаган була⁵⁰. Кол Гали шәрехендә Зөләйха Аллаһ белән берләшергә омтылучы традицион суфи мөриде булып сурәтләнә.

Кол Гали ияргән суфичылык традициясендә илаһиятне танып белү сәләте ягыннан ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерма юк. Могҗизалар кылучы пәйгамбәр булмаса да, Зөләйха Йосыфның көзгедәге чагылышы булып тора. Кавышканчы, икесенә дә сабырлыкка, тыелуга һәм Аллаһка тәвәккәл кылырга өйрәнергә туры килә. Икесе дә гаҗәеп матурлык ияләре һәм икесе дә аталары тәрбиясендә үскәннәр: без Зөләйханың, нәкъ Йосыф Ягъкуб кочагында йоклаган кебек, атасының тезләрендә йоклаганын беләбез⁵¹.

Рабгузиның «Кыйсас әл-әнбия»сендә Зөләйханың хакыйкатькә юлы тагын да гаҗәебрәк. Фарсы суфи шагыйре Фәрид әд-Дин Гаттарга (1120–1230) ияреп, Рабгузи илаһиятне танырга ирешкән Зөләйханы шәм утына ташланган күбәләк белән чагыштыра⁵². Ул үз нәфесенең чикләрен җиңеп кенә калмый, ә бәлки шулай эшләп, Аллаһы Тәгаләне эзләүдә Йосыф пәйгамбәрне дә узып китә. Рабгузи үз хикәясен кайбер версияләрендә очрый торган кызыклы бер борылыш белән тәмамлый: Аллаһы Тәгалә Зөләйханың дәртен — Йосыфка, ә Йосыфның Аллаһка булган мәхәббәтен Зөләйхага күчерә. Шуннан соң бөтен драма кире тәртиптә кабатлана: хәзер Йосыф Зөләйханы эзәрлекли, ә яңа мәхәббәтеннән көч алган Зөләйха Йосыфны санга сукмый һәм көннәр-төннәр буе туктаусыз гыйбадәт кыла. Шулай итеп, Йосыф Зөләйханың газабын, ә Зөләйха Йосыфның шатлыгын татый, һәм бары тик шуннан соң гына алар кавыша алалар⁵³.

Башка пәйгамбәрләргә багышланган бүлекләрдә Рабгузи Зөләйха турында уңай фикерләрен кабатлый. Ул Аллаһы Тәгаләнең хак илчеләрен таныган барлык мәҗүси хатын-кызлар өчен үрнәккә әверелә. Рабгузи хәтта Пәйгамбәрнең беренче хатыны Хәдичәне дә Зөләйха белән чагыштыра. Хәдичә иреннән өлкәнрәк, баерак, тәҗрибәлерәк булса да, ул аңарда Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрен таный һәм аның ярдәмчесе була⁵⁴. Асылда, Зөләйха үрнәге хатын-кызлардан үз ирләренең яки гаиләдәге башка ир-атларның буйсынучан коллары булуны таләп итмәгән. Өстәвенә, Зөләйханың күңеле Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт белән тулган вакытта, үз ире дә аның белән якынлык кыла алмый. Рабгузи яңа дингә күчкән хатын-кызларның җенси мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә өстенлеккә ия булуларын кат-кат күрсәтә: алар үзләренә пар сайлый, ир-атларның күңелен яулый, аларны үз теләкләренә буйсындыра һәм, боларның барысыннан соң да, якынлык кылудан баш тарта ала⁵⁵.

Димәк, хатын-кызлар мәҗүси фронтирда шәригать кануннарын урнаштыру яки аларның үтәлешен тәэмин итү максатыннан ир-ат хакимиятенә дә каршы чыга алган. Йосыф кыйссасыннан соң ук килүче Әюб (Иов) кыйссасы башында Рабгузи яңа хатын-кыз персонажын — исеме «гарип кыз» мәгънәсендә булган Кыз Кысунны кертә. Шунысы игътибарга лаек: Рабгузи Коръәндә дә, хәдисләрдә дә, мидраш әдәбиятында да очрамый торган бу Кыз Кысун кыйссасын Зөләйханы Аллаһның тугры колы итеп тәкъдим иткәннән соң, Әюб кыйссасына кадәр урнаштыра. Зөләйха кебек үк, Кыз Кысун да — мәҗүси; аның атасы Баһил — Әюбнең агасы һәм потпәрәст. Рабгузи язуынча, Җәбраил фәрештә күгәрчен кыяфәтендә Кыз Кысун янына килгәч, кыз ислам динен кабул итә, атасының потларын җимерә һәм аларның бизәкләрен ярлыларга таратып бирә. Бу «җинаяте» өчен атасы аның уң кулын чабып өзә һәм туган җирләреннән куып чыгара. Соңрак Кыз Кысун мәҗүси патша Матвилгә кияүгә чыга, ләкин моның өчен ул патшадан мөэмин булуын һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсынуын таләп итә. Әгәр Зөләйха исламны бары тик шәхси дәрәҗәдә генә таныган булса, Кыз Кысун иренең, атасының һәм бөтен патшалыкның Аллаһка килү юлындагы васыйтачысына әверелә. Мөхәммәд пәйгамбәр мөселман өммәтен төзү өчен Мәдинәгә Мәккәдән һиҗрәт кылган кебек, сөргенлек тәкъва мөселманнарга мәҗүси мохиттә яңа мөэминнәр җәмгыяте төзергә мөмкинлек бирә⁵⁶.

Рабгузиның Зөләйха, Кыз Кысун һәм Хәдичә турындагы кыйссалары, асылда, Мавераэннәһердәге Чагатай олысының төрле дин вәкилләреннән торган монгол элитасы өчен язылган булса да, Идел буе чикләрендәге хатын-кызлар өчен миссионерлык эшчәнлеге үрнәге булып хезмәт иткән. Рабгузи, Йосыф тарихының борынгырак аңлатмаларын кире какмыйча, ислам башка диннәр белән көндәшлек итәргә мәҗбүр булган катнаш мохиттә яшәүче хатын-кыз аудиториясенең күңеленә хуш килерлек һәм аларга рухи көч бирерлек хикәяләү рәвешен сайлаган⁵⁷.

Зөләйха да, Кыз Кысун да, шулай ук башка пәйгамбәрләрнең хатыннары да Идел буендагы күп кенә исламлашкан керәшен хатын-кызлары өчен илһам чыганагына әверелгән. Керәшеннәр һәм татарлар арасындагы экзогамия Кыз Кысун кебек ислам кабул иткән кызларга ирләренең авылларында ислам гыйлемен таратырга, халыкны укырга-язарга өйрәтергә, шуның белән «диннән читләшү» (отпадение) хәрәкәтенә ярдәм итәргә мөмкинлек биргән. 1867 нче елда Зөя өязенең Салтыган авылыннан бер «отпадник»ның хатыны төрмәдәге иренә хат юллый, анда ул ирен үз динендә нык торырга өнди: «Зинһар, безне оятка калдырма, — дип язган ул ашыгыч гарәп язуы белән. — Әгәр бирешсәң, сине рус дип атап, йөзеңә төкерерләр. Әгәр рус булырга ризалашсаң, җирдә яшәүнең ни мәгънәсе бар? Әгәр сине Себергә сөрсәләр, мин синең белән китәм. Өйләнгәнмен дип әйт»⁵⁸. Бу хатын-кызлар яшерен Коръән мәктәпләре оештырган, анда балалар пәйгамбәрләр тарихын һәм суфи шигъриятен укырга өйрәнгән⁵⁹. Алар шулай ук үзләренең иң яраткан шигырьләрен һәм дастаннарын шәхси көндәлекләренә теркәп барган; хәзер бу язмалар аларның авылларының катлаулы тарихын өйрәнүдә ярдәм итә. Мәсәлән, диннән читләшкән Илеш (Елышево) авылындагы яшерен мулла һәм абыстай кызы Маһисәрвәр Ибраһим кызы Бикмөхәммәт (1902–1988) борыңгы төрки мөнәҗәтләр, мәүлүдләр, Мөхәммәд пәйгамбәрне Йосыф кебек гүзәл итеп тасвирлаучы шигъри касыйдәләрне язып алган. Шулай ук ул 1878 нче елда Себергә сөрелгән җирле «отпадник» Исмәгыйль, улы көчләп чукындырылган Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә турындагы дастаннарның кыскартылган версияләрен дә кәгазьгә теркәгән. 1930 нчы елларда Маһисәрвәр ата-анасы юлыннан китә һәм яшерен мөгаллимә булып эшли башлый. Ул язып алган, сөйләгән һәм дини бәйрәмнәрдә көйләгән мөнәҗәтләр, догалар һәм пәйгамбәрләр тарихы советларның дингә каршы сәясәте шартларында үз милли-дини йөзен саклап калырга тырышкан инкыйлабтан соңгы берничә буынның уникаль тәҗрибәсен чагылдыра⁶⁰.
Йосыф кыйссасы тирәсендә христиан-мөселман бәхәсләре

XIX гасыр христиан миссионерлары татар православлары арасында пәйгамбәрләр кыйссаларының популяр булуыннан борчылып, аларны Библиягә дә, Коръәнгә дә туры килмәүдә гаепләгәннәр. Мәсәлән, протоиерей Александр Миропольский, исламдагы һәм Библиядәге Йосыф патриарх образларын чагыштырып, халык телендә кечкенә китапчык чыгарырга өндәгән. Аның фикеренчә, бу басма исламның Библия эчтәлегеннән тайпылышларын фаш итәргә һәм мөселман дини пропагандасы йогынтысына бирелгән керәшеннәр арасында таратылырга тиеш булган⁶¹. Бу проектның кайчан да булса тормышка ашырылуы хакында мәгълүмат сакланмаса да, православие миссионерлары 1863 елда ук Иосиф тарихын халык теленә тәрҗемә иткәннәр һәм җирле укытучылар, укый-яза белгән мәхәллә кешеләрен махсус җәйге курсларга җыеп, Рабгузиның «ялганнарын» фаш итәргә өйрәткәннәр⁶². Пәйгамбәрләр турындагы мөселман риваятьләре халык аңына шулкадәр тирән сеңгән булган ки, халык ул кыйссаларны миссионерларга каршы дәлил итеп күргән⁶³. Идел буе мөселманнары еш кына православие вәкилләре белән бәхәсләшкән һәм Библиядәге Йосыф тарихының тулы булмавына ишарәләгән. Алар «татар китапларында» Зөләйханың Йосыфка кияүгә чыгуын, ә «урыс китапларында» бу вакыйга булмавын билгеләп үткәннәр⁶⁴. Шулай ук алар Йосыф тарихын православиедәге иконаларны олылауны тәнкыйтьләү өчен кулланганнар. Бер мөселман хатыны христиан татарына аңлатканча, Йосыф фиргавендә яшәгәндә, Зөләйха аңа гашыйк була һәм, Йосыф аның хисләренә җавап бирсен өчен, үз потларына өзелеп ялвара; догалары ярдәм итмәгәч, ул ачуы килеп потларын ватып ташлый. Нәкъ шуның шикелле үк, русларның «агач потлары» да үзләренә табынучыларның өметләрен һичбер заман акламаячак⁶⁵. Русларны Зөләйха образы белән бәйләп, татар крестьяннары иконаларга табынуны кискен тәнкыйтьләп кенә калмаган, ә русларның да, Зөләйха кебек, ахыр чиктә бер Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, ислам динен кабул итәчәгенә ышанган. Руслар һәм керәшеннәр, Зөләйха кебек, үз «потларыннан» йөз чөергәч, алар да хакыйкатькә ирешәчәк, дип уйлаганнар.

Күпчелек татарларның — мөселманнарның да, христианнарның да — Йосыф кыйссасын бары тик Кол Гали һәм Рабгузи версияләре буенча гына белүеннән канәгатьсезлек белдереп, Казан руханилар академиясен тәмамлаучы Никанор Бобылев кебек христиан миссионерлары бу кыйссаларны пәйгамбәрләрне кешелек сыйфатларыннан мәхрүм итүдә һәм аларның могҗизави сәләтләрен арттырып күрсәтүдә гаепләгән. Аларның фикеренчә, пәйгамбәрләргә берәр нәрсә теләве генә җитә, һәм ул нәрсә, нәтиҗәләре нинди геншә булмасын, шунда ук тормышка аша торган булган. Бөтен табигать пәйгамбәрнең аяк астында ята, дип курку катыш гаҗәпләнү белән билгеләп үткән миссионер Бобылев⁶⁶. Мәсәлән, Йосыфка сәҗдә кылу өчен күктән кояш төшә⁶⁷. Йосыфның ярдәмендә аның баласыз хуҗасы могҗизави рәвештә унике игезәк атасы була⁶⁸. XIX гасырда татар реформаторлары үзләре дә бу арттырылган образларның кыйммәтен шик астына куя башлаган һәм моның урынына пәйгамбәрләрнең кешелеклелек сыйфатларына басым ясаган⁶⁹.

Рабгузи әсәрендә Йосыфның куәте гиперболик рәвештә сурәтләнсә дә, ахыр чиктә ул христианлыкка каршы полемик корал хезмәтен үтәгән. Кешеләр Йосыф алдында сәҗдәгә киткәндә, ул аларны туктата торган булган һәм христианнар «хатасын» кабатламаска, Зөләйха кешегә булган мәхәббәтен әл-Халик (Барлыкка Китерүче) Аллаһы Тәгаләгә булган чын мәхәббәте белән бутаган кебек, пәйгамбәрне Аллаһы Тәгаләнең Үзе белән бутамаска ялварган. Аның Йосыфка мәхәббәте фәнагә — үзен илаһияткә омтылуда югалтуга — илтүче юлдагы баскыч кына булган. Өстәвенә, чын мәхәббәткә ирешү өчен, аңа Йосыф белән сынауны кичергә кирәк булган⁷⁰.

Гаяз Искахый һәм «Йосыф вә Зөләйха»ның яңача укулышы

XX гасырда пәйгамбәрләр турындагы кыйссалар һәм аларның әдәби эшкәртмәләренә төрле аңлатмалар бирелүе дәвам иткән; алар ислам чикләрен ныгыту өчен дә, колонизация китереп чыгарган эчке бүленешләрне хәл итү өчен дә кулланылган. 1890 нчы елларга, мәҗүси һәм керәшен мохитендә исламның зур уңышларына карамастан, керәшеннәрнең яртысы әле дә православие динендә нык торган⁷¹. Ислам да, православие дә киң таралган төбәктә рухани булып хезмәт иткән күренекле керәшен шагыйре Яков Емельянов (1848–1893) татар мөселманнарын һәм аларның шәехләрен «хәйлә белән тулган савытлар» дип атап, христиан динендә ныгыган керәшен халкы, ниһаять, уянган, дип билгеләп узган⁷². Бу эчке бүленешләр татар модернист зыялыларын, аерым алганда драматург һәм прозаик, социалист-революционер Гаяз Исхакыйны борчуга салган. Исхакыйга татар халкы христиан һәм мөселманнарга бүленгән очракта автономияле милләт буларак үзенең законлы тарихи ролен башкара алмас кебек тоелган. Аның фикеренчә, татарлар артта калган дини йолалар һәм изге язмаларга шәрехләрдән зыян күргән, эчке низаглар аркасында көчсезләнгән. Аның фикеренчә, татар милләтенә үзенең барлык әгъзаларын берләштерергә һәм Көнбатыш һәм рус цивилизациясен, ислах ителгән исламны, шулай ук иман белән акылны берләштерүче яңа, мәгърифәтчел педагогиканы кабул итәргә кирәк булган.

Гаҗәп ки, 1907 нче елда инкыйлаби эшчәнлеге өчен төрмәдә утырганда, Исхакый элек үзе кимсетеп караган традицион мистик кыйссаларның берсенә — Йосыф пәйгамбәр тарихына мөрәҗәгать итә. Традицион ислам мәгарифен заманча түгел дип туктаусыз хурлаган һәм, әгәр татарлар суфилар йогынтысында калып, рус цивилизациясен кабул итмәсәләр, татар милләте җимереләчәк, дип кисәткән Исхакый, чукынган татарларны үзләренең «әүвәлге» диненә «кайтырга» өндәгән чакта шушы популяр дини әдәбиятка таянган. Үзенең элеккеге әсәрләрендә Исхакый үсешкә комачаулаган иске халык дини йолаларын фаш итәргә омтылса, 1912 нче елда язып бетергән һәм 1918 нче елда бастырып чыгарган «Зөләйха» драмасында язучы-революционер, көчләп чукындырылган христианнарны данлыклы шаһитләр һәм дин өчен көрәшчеләр итеп күрсәтеп, үз аудиториясе аңында инде нык торган суфи әдәби традициясенә мөрәҗәгать иткән⁷³. Исхакый, һичшиксез, исламга өндәү алымнары белән таныш булган: аның туган авылында харизматик шәехләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә православиедән баш тарткан берничә татар гаиләсе яшәгән⁷⁴.

1905 нче елда Россия кануннары кайбер татар христианнарына рәсми рәвештә исламга күчәргә рөхсәт итсә дә, диннән читләшкән авыллардагы шәҗәрәләр күрсәткәнчә, кайбер иске карашлар сакланып калган һәм татар мөселманнары белән исламлашкан керәшен нәселләре арасындагы никахларга киртәләр әле юкка чыкмаган⁷⁵. Бу кыен хәлне аңлап, Исхакый Йосыф кыйссасын үзенең милли идеалларына туры китереп үзгәртә һәм аны керәшен хатынының фаҗигале тарихына әверелдерә. Аның драмасы 1860 нчы елларда ире һәм балаларыннан аерылган, православие рухание тарафыннан Петр исемле рус эчкечесенә көчләп кияүгә бирелгән һәм аны агулаганы өчен Себергә сөрелгән «отпадник» Зөләйха язмышын бәян итә. Ахырда, күзгә күренмәс шәех deus ex machina ролен башкара, Зөләйханың беренче ирен һәм кызларын сөргендәге өенә алып килә⁷⁶.

Татарлар һәм керәшеннәр арасындагы дини бүленешне дәваларга омтылып, Исхакый илһамны Кол Галинең «Йосыф кыйссасы»ннан, шулай ук татар модернистлары арасында абруйлы саналган Мисыр суфие һәм хокук белгече Җәләлетдин әс-Сөюти (якынча 1445–1505) тәфсиреннән алган. Сөюти Йосыфның хатынын Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте символы итеп тәкъдим иткән — гәрчә бу фикер Коръәндә яңгырамый⁷⁷. Кол Галинең «Йосыф кыйссасы»ндагы Зөләйха — Аллаһ юлына басып үзгәргән һәм гафу ителгән «гаепсез» мәҗүси зиначы булса, Исхакыйның каһарманы — чукындыру белән нәҗесләнгән һәм кәфер тарафыннан көчләнгән, «мәҗүсиләшкән» мөселман хатыны. Ул да зинада гаепле була, чөнки рухани, аның исламлашкан керәшен ире белән беренче никахын танырга теләмичә, аны православие динендәге руска кияүгә чыгарга мәҗбүр иткән⁷⁸. Үз туган абыйлары тарафыннан хыянәт ителеп, коллыкка сатылган Йосыф кебек үк, Зөләйха һәм аның ире үзләренең мөселман күршеләренең әләкләүләре нәтиҗәсендә җәзага тартыла⁷⁹.

Сөютигә ияреп, Исхакый Зөләйханы кәферләрнең мыскыллавына дучар булган мөселман җәмгыяте символы итеп сурәтләгән. Сөюти бер Коръән эпизодын кискен рәвештә яңача шәрехләгән: анда Потифарның хатыны аның Йосыфка булган дәртле мәхәббәте турында гайбәт сөйләгән хатыннардан үч ала. Аларга җимешләр һәм эрчү өчен пычаклар тәкъдим итеп, Зөләйха үзенең чибәр колын гайбәтче хатыннарга күрсәтә; аның матурлыгына таң калып, хатыннар җимеш урынына бармакларын кисәләр, ә Зөләйха алардан көлә. Коръәндә Потифарның хатыны явыз ниятле булып күренсә, Сөюти Зөләйхада илаһи мәхәббәттән сәрхушланган, гайбәтче хатыннар (Хак Тәгаләне инкяр итүче кәферләр һәм мәҗүсиләр) белән очрашкан мөселман җәмгыятенең гәүдәләнешен күргән⁸⁰. Исхакый үз аудиториясен Идел буе ислам җәмгыятен чынлыкта кем гәүдәләндерүе турында уйланырга мәҗбүр иткән: «җирәнгеч» дип саналган «керәшен» Зөләйхамы, әллә үзләренең кардәшләренә нәфрәт белән караган «асыл» татар мөселманнарымы?

Пьесада Зөләйханың ата-бабалары үз ихтыярларына каршы чукындырылган дигән фикер икеләнүсез җиткерелә; аларның дин алыштыруында бернинди дә дөньяви яки матди максат булмаган. Зөләйха, аның атасы һәм ире намазларын төгәл үти, Коръән укый, намазлык һәм (ирония буенча, Исхакый башка әсәрләрендә наданлык билгесе дип тәнкыйтьләгән) бөтиләрне кадерләп саклый, алар тулысынча ислам телендә сөйләшә — персонажларның монологлары озын һәм ихлас догалар рәвешендә корыла. Исхакый пьесасындагы исламлашкан керәшеннәр, үзләреннән көлгән мөселман татар күршеләренә караганда, күргән газаплары аркасында күпкә ихласлырак мөселман булып чыга⁸¹.

Элек суфи дастаннары этник чикләрне кичеп, ислам даирәсен даирәсен киңәйтү өчен хезмәт иткән. Әмма Исхакый пьесасында бу дини кыйссалар аерым бер милләтне формалаштыру максатында файдаланылган. Татарлар асылда (табигате белән) мөселманнар, дип әйтә ул. Бер күренештә Зөләйханың урыслашкан, рухани булырга әзерләнүче улы Захар борынгы татар көен ишетеп ала. Ул әнисе янына фәрештәләр иңгәнен күрә һәм ислам динен кабул итәргә карар кыла. Ул кан тамырларында татар каны агуын белдерә; кәләшенең атасы кебек Аллаһтан бигрәк табыш турында уйлаган поплар хакына, дин өчен газап чиккән һәм җан биргән анасының гаиләсеннән ваз кичә алмый. Ислам — бердәнбер хак дин, чөнки ул динне тотучылар иң саф әхлакка ия, дип игълан итә ул. Татарларга мөселман булу фарыз булган кебек үк, русларга да православие христианнары булу тәкъдир ителгән, дигән фикерне алга сөрә Исхакый. Пьесада Захарның рус кәләше, Захар исламга күчкәч, аңа иярүдән баш тарта. Явыз рус иреннән Зөләйханы яклаучы бер рус карты, полякларның бер рус кызын көчләп католик диненә күчерергә тырышуы турындагы фаҗигале тарихны бәян итә — бу исә татар кызы Зөләйханы көчләп «рус диненә» кертеп булмавына дәлил итеп күрсәтелә. Башкача әйткәндә, этник чыгыш һәм тел, колонизацияләнүчеләр өчен дә, колонизаторлар өчен дә, динне һәм милли кемлекне билгеләүче төп фактор булып чыга. Исхакый өчен керәшен җәмгыяте, асылда, исламга кайтырга тиеш булган. Татар христианнары — Исхакый өчен аномалия, колониализм нәтиҗәсе. Керәшеннәр татар этносы белән кушылырга тиеш, бу очракта аларның исламы шиксез саф булачак, шуңа күрә аларны татар җәмгыятенең данлыклы әгъзалары итеп күрергә кирәк, дип уйлый Исхакый⁸².



Постсовет чорында Рус чиркәве, гамәли яктан, Исхакый тәкъдим иткән этник чыгыш һәм дин арасындагы бәйләнеш идеясен кабул итте. Чиркәү фикеренчә, руслар чынлап та православиегә, ә татарлар үзләренең ата-бабалары дине булган исламга кайтырга тиеш. Моңа җавап буларак, кайбер керәшен тарихчылары үз христианлыкларының Явыз Иван Казанны яулап алуыннан күпкә иртәрәк — IX гасырдагы болгарларга барып тоташуын дәлилләргә омтылды. Исхакыйның «Зөләйха»сы керәшен авылларында өйрәнелсә дә, укытучылар укучыларын кисәтә: аларның ата-бабалары, Зөләйханыкыннан аермалы буларак, христиан динен үз ихтыярлары белән, яулап алынуга кадәр үк кабул иткән. Башкача әйткәндә, алар фикеренчә, Зөләйха тарихы нечкәлекләрендә дөрес булса да, керәшеннәрнең уникаль милли тәҗрибәсен чагылдырмый⁹¹.

Традиционалист мөселманнар һәм дөньяви педагоглар суфи әсәрләрен һәм Рабгузиның «Кыйсас әл-әнбиясе»н («Пәйгамбәрләр тарихы»н) гомуми белем бирү һәм дини уку йортлары программаларына кайтаруны тәкъдим итә. Урта гасыр әдәбияты, элеккечә үк, исламлаштыруга ярдәм итү максатыннан кулланылырга мөмкин. Бу әдәбият борынгы төрки метафоралар, төрки телгә тәрҗемә ителгән хәдисләр һәм Коръән аятьләре, хәзерге буыннар оныткан гарәп сүзләре һәм әдәп (мөселманча күркәм холык) кагыйдәләре белән сугарылган. Моннан тыш, бу әсәрләр еш кына нәфис шигъри юллар белән иҗат ителгән, бу исә аларны истә калдыруны һәм дини гыйбадәтне тормышка ашыруны җиңеләйтә. Алар фикеренчә, Йосыф тарихын яңадан торгызу, мөэминнәр һәм имансызлар арасындагы чикне кире кайтарып, мөселман җәмгыятен таркалудан саклап калырга ярдәм итәр иде. Урта гасыр төрки суфи шигъриятенең кайбер үрнәкләре мәктәп программаларына кайтарылган саен, күп кенә керәшен укытучылары борынгы гарәп һәм фарсы сүзләре белән тулы бу телнең укучыларның саф төрки теленнән бик аерылганы турында сөйли. Пәйгамбәрләр һәм дин өчен көрәш турындагы кыйссалар чыганагы буларак, традицион мәдәният Идел буенда иҗтимагый һәм шәхси кемлекне формалаштыруда элеккечә мөһим роль уйный. Ул совет исламын, постсовет чорында ислам яңарышын һәм хәзерге динара мөнәсәбәтләрне өйрәнүдә алга таба да игътибарсыз калмаска тиеш.
1. Al-Rabghūzī. The Stories of the Prophets: Qisas al-Anbiyā’: An Eastern Turkish Version : 2 vols. / ed. H. E. Boeschoten, M. Vandamme, S. Tezcan (Vol. 1) ; trans. H. E. Boeschoten, J. O’Kane, M. Vandamme (Vol. 2). – New York, 1995. – Vol. 1. – P. 223; Vol. 2. – P. 275.
Made on
Tilda